Мини-ярминкәдә казанлыларга 650 дән артык вакансия тәкъдим иттеләр

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Казан шәһәре Вахитов районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе оештырды.

Анда биш предприятие катнашты: "Метроэлектротранс" МУП, "Водоканал" МУП, "Электроприбор "Казан заводы" ААҖ, "Казан шәһәренең дезинфекция станциясе" МБУ, "Казан төгәл машина төзелеше заводы ФКП.

Эш бирүчеләргә 668 вакансия тәкъдим иттеләр.

Барлыгы вакансияләр ярминкәсенә 329 кеше килде. Аларга эшкә урнашу һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү, хезмәт һәм социаль гарантияләр, пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультация хезмәтләре күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International