"Веста" үзәге белгечләре НКО белән уртак эш турында фикер алышты

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Түбән Каманың "Веста" үзәгендә 2019 елга республика һәм федераль конкурсларда грантлар алуда катнашу өчен проектлар язу буенча уртак эшне планлаштыру максатыннан шәһәрнең коммерцияле булмаган оешмалары вәкилләре белән очрашу узды.

Эшлекле очрашуда Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының иҗтимагый берләшмәләр белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге башлыгы Сафиуллин Фәрхәд Шәфигулла улы катнашты. Коммерцияле булмаган оешма вәкилләре үз эшчәнлекләре, эшне гамәлгә ашырганда туган проблемалары турында сөйләделәр, киңәшләр сорадылар.

Үзәк хезмәткәрләре катнашучыларга проектларны язу һәм тормышка ашыруда ярдәм итә алуларын әйтте, ә Фәрхәт Сафиуллин бу очрашуның соңгысы түгеллеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International