Алабуга волонтерлары инвалид балага “Шатлыклы көн” бүләк иттеләр

2012 елның 25 мае, җомга
“Ышаныч” Алабуга халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм волонтерлар “Шатлыклы көн” акциясе үткәрделәр. Ул “Доброволецлар – балаларга” Русиякүләм акциясе кысаларында узды. Чараның максаты - гарип балаларның функциональ мөмкинлекләрен үстерү һәм ныгыту, аның иптәшләре арасында социальләшүенә ярдәм итү.
 Дүрт волонтер  «MOVE» программасында катнашучы Алексей исемле яшүсмернең өенә килеп, аңа бик бәхетле мизгелләр бүләк иттеләр. “Төсле фантазия” дип исемләнгән дәрестә Алексей үзенең күршесендә яшәүче балалар белән бергә бармаклары, кул чугы ярдәмендә рәсем ясады. Ә дәрестән соң волонтерлар Лешаны шәһәрнең Александр паркына алып бардылар. Анда аның өчен  экскурсия оештырылды. Ул үзен үзе тотып, агач янәшәсендә басып та тора алды хәтта.
Әлеге чара мөмкинлекләре чикле булган балаларга карата толерант мөнәсәбәт тудыруга, волонтерларны социаль мөһим эшчәнлеккә этәрүгә ярдәм итте.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International