«Черек күл» паркында инвалид балалар өчен күңелле тамаша була

2012 елның 25 мае, җомга
27 майда “Черек күл” паркында мөмкинлекләре чикле балалар өчен әкияти бәйрәм уздырыла. Чарада коррекция мәктәпләре хезмәткәрләре, волонтерлар, гарип балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашачак. Чарада хөрмәтле кунак - Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин да булыр дип көтелә.
Бәйрәм мөмкинлекләре чикле булган балаларга карата түземле мөнәсәбәтләр булдыру, шулай ук казанлыларны волонтер хәрәкәтенә җәлеп итү максатларыннан оештырыла.
Программа бик кызыклы булачак. Биредә күп төрле социаль адаптация, мәгълүмати, анимацияле чаралар узачак. Аларның һәркайсы мөмкинлекләре чикле балаларның җәмгыятькә яраклаша алуын камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Әкияти геройлар балалар белән төрле файдалы уеннар уздырып, африка барабаннарында уйнаячак. Шулай ук бу көнне “Минем гаилә” дип аталган рәсем конкурсы да оештырыла.
Чара “Доброволецлар – балаларга” акциясе һәм “Ата-ана күпере” челтәрле проект нигезендә үткәрелә. Тантаның оештыручылары: Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, “Татарстан республикасы психологлары ассоциациясе” коммерцияле булмаган партнерлык, “АК БАРС СОЗИДАНИЕ” иминият фонды белән берлектә  “Көзге” республика халыкка социалҗ-психологик ярдәм үзәге.
Бәйрәм якшәмбе көнне сәгать 11 дән 13 сәгатькә чаклы узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International