Иң еш эштән азат ителү эшкәртүче сәнәгать предприятеләрендә күзәтелә

2012 елның 25 мае, җомга
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы мониторингы буенча, 17 майдан 22 майга кадәр вакыт аралыгында эшкәртүче сәнәгать оешмаларыннан 126 кеше эштән азат ителгән. Бу - эшчәнлек төрләре буенча азат итүләрнең иң зур күрсәткече. Икенче урында берәмләп һәм күмәртәләп сәүдә итү, автотранспорт, мотоцикл, кулланыш эшләнмәләрен һәм шәхси кулланылыш предметларын ремонтлау өлкәсе тора. Анда 96 кешене кыскартканнар.
Иң аз азат ителүләр файдалы казылмалар табу тармагында теркәлгән – биредә нибары 3 кенә кеше эштән киткән.
 
Татарстан буенча 17 майдан 22 майга кадәр вакыт аралыгында барлыгы 661 кеше эшсез дип танылган. Алар арасында 319 ы  үз теләге белән эштән китергә гариза язган.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International