16 гыйнварь көнне Күчмә офис ярдәмендә Нурлат шәһәре халык мәшгульлек үзәге белгече Иске Чаллы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8-11 нчы сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча күчмә чара уздырды.
Балалар белән булачак һөнәрне дөрес сайлау турында әңгәмә корылды. Әңгәмәдән соң балалар һөнәри юнәлеш буенча тест үтте һәм аның нәтиҗәләре белән таныштылар. Әлеге чарада 32 укучы катнашты.