Аксубай социаль приютында кышкы күңел ачу чаралары

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Аксубай районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр  социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Кышкы хозурлык" дигән мавыктыргыч спорт бәйрәмендә катнашты.

Балалар рәхәтләнеп чыршы бизәде, чанада шуды, кар бөртекләре җыйды, алка белән чаптыл һәм чаңгыда шуды. Барыннан да бигрәк, балаларга конкурсы ошады, биредә алар рәхәтләнеп күңел ачты..

Жюри әгъзалары йомгак ясаган вакытта балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады. Балалар приютында кышкы уеннар шәп узды. Балаларга  бүләкләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International