Балтач районында сугыш ветераннары өчен ял итү оештырылды

2012 елның 17 мае, пәнҗешәмбе
Балтачның “Наз” халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын ял итәргә һәм дәваланырга кабул иттеләр. Биредә, тәрбияләнүчеләрнең психо-соматик халәтен яхшырту максатыннан, “Халыклар дуслыгы” музеенда әлеге музей директоры һәм сугыш ветераны Гарифҗан Галиев белән очрашу булды. Ул үзенең сугышчы тарихы турында сөйләде, экспонатлар күрсәтте, экскурсантларның сорауларына җавап бирде.
Музейдан соң, өлкәннәр Чепья авылында урнашкан сугышчылар һәйкәле янына килделәр. Гомумән алганда, алар әлеге күңелле чарадан һәм экскурсиядән бик канәгать иде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International