Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшче белгечлекләр буенча 421 вакансия тәкъдим ителде

2012 елның 16 мае, чәршәмбе
16 майда Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды.  Эшсез һәм яңа эш урыннары эзләүче гражданнарга 5 оешма үзләренең вакансияләрен тәкъдим итте: “Татфлот” ААҖ,  “Горводзеленхоз” МУП Тресты, “Метроэлектротранс” МУП, “Кулинар” ҖЧҖ һәм “Здравушка” балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге.
Оешмаларның кадрлар белән эшләү бүлеге вәкилләре 431 вакансия тәкъдим итте, шуларның 421 – эшче белгечлекләр буенча. Бу көнне машина йөртүчеләр, ремонтлаучы слесарьләр, электромонтерлар, штамплаучылар, токарьләр, пешекчеләр, укытучылар, бухгалтер һәм инженерларга кытлык зур булды. Ярминкәдә 315 кеше катнашты, шуларның 21 нә эшкә урнашу өчен юллама бирелде.
Ярминкә барышында гражданнарга хезмәт базары халәте хакында мәгълүмат алырга, вакансияләр банкы белән танышырга, эшкә урнашу турында турыдан туры эш бирүченең үзе белән сөйләшергә мөмкин иде. Моннан тыш, теләгән кеше һәнәри ориентация буенча тест  һәм мәшгульлек, хезмәт кануннары буенча консультация уза алды.
Вакансияләр ярминкәсе Павлюхина, 102 адресы буенча сәгать 9 дан 11 гә чаклы уздырылды.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International