Алабугада волонтерлар инвалид балалар белән эшләү серләренә төшенделәр.

2012 елның 16 мае, чәршәмбе
Волонтерлар инвалидларга социаль патронаж оештыру, гаиләләр белән эш итү алымнары  буенча лекцияләр, мастер-класслар тыңладылар. Шулай ук алар “Астра” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә бардылар. “Планета Добра” сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр өчен төбәкара иҗтимагый оешмасындагы инвалид балалар белән дәрес уздырдылар.
Беренче сессиянең азагында волонтерлар үзләренең ирекле үзәкләрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен патронаж уздырырлар, социаль һәм хәйрия акцияләре үткәрерләр дип көтелә. Чираттагы сессия агымдагы елның августында Алабугада, үз ихтыярлары белән ярдәм итүчеләрнең  “Волонтер”  Халыкара лагере кысаларында үтәчәк.  Исегезгә төшерик, гамәли академия шәһәрнең волонтер проекты буларак 2008 елда Алабугада барлыкка килгән иде. Соңрак ул, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, “Махеев” хәйрия фондының актив ярдәме белән Татарстандагы 16 Доброволецлар үзәген берләштерүче Халыкара Академия статусына ия булды. Алабугага  республикабызның күп кенә муниципаль берәмлекләреннән нәкъ менә шул иң алдынгы 38 волонтер, студент һәм социаль яклау үзәкләре белгечләре килгән иде дә инде.  
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International