Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылар, балалары һәм оныклары белән, "Падишах балында Көлсылу" дигән музыкаль әкият тамашасында булды.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның уңай эмоциональ-психологик фонын формалаштыру, рухи, мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү.
Социаль хезмәт алучыларга үзләренең балалары һәм оныклары белән Орган залында гадәти булмаган фантастик балда булу мөмкинлеге туды. Нәни тамашачылар гына түгел, өлкәннәр дә монда үзләрен чын тылсымлы әкият дөньясында итеп хис итте.
Яшь артистларының җырлары, биюләре, матур костюмнары тамашаның куелышын җанландырды. Спектакль барышындагы үзгәрешләр һәм танылган профессиональ музыкантларның: Илсөяр Сөләйманова (орган), Эльмира Әхмәтова (рояль), Элеонора Лерман (скрипка) уйнаган музыкаль әсәрләре тамашачыларның күңелләренә хуш килде. Өлкәннәргә ул балачак әкиятләрен, хыялларның тормышка ашуын, яхшылык һәрчак явызлыкны җиңүен искә төшерде. Театральләшкән тамашадан соң, социаль хезмәт алучылар гаять күңелле хис-кичерешләре белән уртаклашты. Артистларга һәм учреждение җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр. Чарада 20 кеше катнашты.