Яңа ел каникуллары көннәрендә Минзәлә районының "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Айгөл Хөснетдинова җитәкчелегендәге "Сердәш" үзешчән иҗат төркеме әгъзалары бүләк әзерләде.
Артистлар балалар алдында "Яңа ел фантазиясе" сәхнәләштерелгән тамаша белән чыгыш ясады, балалар әкият дөньясына чумды. Балалар чын-чынлап Кыш бабай һәм Кар кызы өчен борчылды, Убырлы карчык, Шүрәле һәм Кикиморга кушылып киттеләр. Күңелле клоуннар ярдәмендә балалар барлык биремнәрне дә үти алды һәм бүләкләр алды.