"Бала табигатьтән нечкә күңелле, әмма без алардагы катгыйлык белән дә кайвакыт очрашабыз. Бу аңлатып булмый торган торган күренеш. Беренче чиратта, балада яхшылык сыйфатлары тәрбияләү өчен аның күңелендә мәрхәмәт орлыклары салу зарур", – дип саный Түбән Кама районының "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты тәрбиячеләре.
Өлкән төркемдә малайлар тәрбиячесе Ираида Мадиярова яшүсмерләр белән "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз" дигән әхлакый әңгәмә үткәрде. Балалар бер-берсенә карата нинди игелекле гамәлләр кылырга мөмкин булуы турында фикер алышты. Тәрбияче яшүсмерләргә ни өчен өлкәннәрне хөрмәт итәргә, кечеләргә һәм авыруларга ярдәм итәргә кирәклеген сөйләде.