Түбән Кама Татарстан республикасында ЖХЛ – хатын-кызлар хоккей лигасы йолдызлары матчын кабул итүче беренче шәһәр булды.
Әлеге матчка "Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләр чакырылган иде. Алар өчен спорт уены бик кызыклы булды.
Безнең республиканың ике вәкиле уйный торган Көнбатыш һәм Көнчыгыш командалары иң көчле команда исеме өчен көрәште.
Хоккейчылар матур һәм техник хоккей күрсәтте. Алар җанатарларны осталык белән генә түгел, төрле талант белән дә сөендерде.