Арчаның "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә "Бергә булдырабыз" республика проектын тормышка ашыру дәвам итә.
"Минем сәләтләрем – минем мөмкинлекләрем" юнәлешендә хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова һәм музыкаль җитәкче Ләйсаән Галиева җитәкчелегендә үзәктә тәрбияләнүчеләр шарлотка әзерләде. Балаларга әзерлек тәртибен аңлаттылар, эш кайнады. Һәр бала аш әзерләү процессына үз өлешен кертте, практик тәҗрибә туплады. Чарада катнашучыларның барысы да үзләре әзерләгән шарлотканы авыз итте, онытылмаслык хис-кичерешләр һәм кызыклы тәҗрибә алдылар.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чараларда балалар киләчәк мөстәкыйль тормыш өчен кирәкле күнекмәләр ала.