"Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләр компьютер программаларын үзләштерә

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген дөньяда компьютер кулланмаган бер генә һөнәр дә юк диярлек. Нәкъ менә шуңа күрә Түбән Кама районының "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Һөнәрләр илендә" түгәрәгенә йөрүче балаларны компьютер белән таныштыралар.

Узган дәресләрдә балалар компьютерның килеп чыгышы һәм камилләштерү тарихы, аның төзелеше, куркынычсызлык кагыйдәләре, техника белән эшләүнең зыяны һәм файдасы турында белде. Дәрес барышында ачыкланганча, күп кенә балалар компьютерны уеннар өчен генә куллана, әмма мөһим һәм файдалы программалар турында күзаллаулары юк. Тәрбияче Галия Зайцева балаларга Word, Paint, PowerPoint, Excel программалары турында сөйләде. Балалар бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International