Җитештерүдә янә өч бәхетсезлек очрагы теркәлде.

2012 елның 14 мае, дүшәмбе
 Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне  дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясе тарафыннан агымдагы елның 28 апреленнән алып 11 майга кадәр булган вакыт аралыгында шундый өч очрак теркәлгән инде. «Даман - Строй» һәм «Втормет - Поволжье» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренең хезмәткәрләре үлгән.
28 апрельдә Һ.Такташ урамында урнашкан йорт төзелешендә “Даман –строй” ҖЧҖ хезмәткәре 11 этаждан егылып төшкән. 9 май көнне исә Васильченко, 9 адресы буенча урнашкан сакланыла торган җитештерү участогында   “Втормет - Поволжье» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә (Биектау районы) эшләүче сакчы табып алына. Аның кулы һәм муенында киселгән яралар була.
“Нижнекамскшина” ачык акционерлык җәмгыятендә дә авыр нәтиҗәле бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 3 май көнне, покрышка җыючының өйрәнчеге станок артында эшләгән вакытта уң кулын җәрәхәтли.  
Әлеге очраклар буенча тикшерү эшләре алып барыла.
 Исегезгә төшерәбез: Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында “Монда кешеләр үлә һәм җәрәхәтләнә” дип исемләнгән баннер барлыкка килде. Биредә, хезмәтне саклау таләпләрен тупас рәвештә бозу аркасында хезмәткәрләре авыр җәрәхәтләнгән яки үлгән оешмалар исемлеге урын алып килә.
Хезмәт куркынычсызлыгы буенча гади генә кагыйдәләрне үтәгәндә бәхетсезлек очракларын киметергә мөмкин. Мультипликацион ролик рәвешендә тәкъдим ителгән “Җитештерүдә тормышны саклап калу кагыйдәләрен” әлеге сылтама аша карарга була:  http://youtu.be/tT2f8EaPPOI.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International