Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында 11 гыйнвар көнне "Салфеткадан Топиарий" дигән мастер-класс узды.
Топиарий - бу заманча иҗат төре, аның ярдәмендә йорт яки бәйрәм өстәле бизәлә. Тәрбияче Р.Мирзанурова социаль хезмәт алучылар өчен мастер-класс оештырды.
Әлеге чараның максаты - бармакларның вак моторикасын торгызу. Игътибар, хәтер, сөйләм, логик фикерләү, эстетик зәвык, фантазияне ачу, уңай эмоцияләр алу.
Интернат-йортта яшәүчеләр салфеткадан эксклюзив чәчәкләр ясады. Шарга чәчәкләр ябыштырып аны тутырды, соңыннан бүлмәләрен бизәделәр. Салфеткалардан чәчәкләр ясаганда социаль хезмәт алучылар һәркайсы үз җылысын һәм мәхәббәтен белдерде, дизайнер өлкәсендә талантларны ачты.
Чара бик күңелле һәм матур килеп чыкты. Социаль хезмәт алучылар яхшы кәеф алды һәм бик канәгать калдылар!