Спас интернат-йортында "Рәхмәт" көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Бүген,11 нче гыйнварьда, Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында көне буе "РƏХМƏТ" сүзе яңгырады, чөнки 11 нче гыйнварда иң итәгатьле бəйрəм - Халыкара "РƏХМƏТ" көне. 

Интернат-йорт хезмəткəрлəре социаль хезмəт алучыларга үз "Рəхмəт"лəрен əйтеп, күчтəнəчлəр белəн сыйласалар, аларга да үз чиратында ихлас елмаюлар һəм "Рəхмəт"лəре бүлəк иттелəр.

Гади генə рəхмəт сүзе гаять зур тылсым көченə ия - аның ярдəмендə кешелəр бер-берсенə рəхмəтлəрен белдерə һəм уңай тойгылар бүлəк итə, рəхмəт сүзеннəн башка тормышыбыз бик күңелсез һəм караңгы булыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International