"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова "Арт-терапия ысулы белән фракталь рәсем ясау" дигән чара үткәрде.
Чараның максаты – күңелдә булган шомны, борчуны киметү, арыганлыкны бетерү.
Фракталь рәсем – кешенең психофизиологик халәтен һәм кәефен яхшыртырга мөмкинлек бирүче тирән аң һәм вак моториканы эшкә җигүче арт-терапия юнәлешләренең берсе. Рәсем аша әйләнә-тирә дөньяга карата шәхеснең холык сызыклары, төрле проблемалар күзаллана.
Социаль хезмәт алучылар рәсем ясауны тиешле технологияләрне үтәүдән башлады. Кәгазьне горизонталь куеп, аның теләсә кайсы почмагына ручка очын урнаштыралар. Күзләрне йомып, өзлексез линия ясыйлар, 45-60 секунд эчендә кагәзь битенең зур мәйданын тутырырга тырышалар. Линия төгәл һәм яхшы сызылган булырга тиеш. Ручка хәрәкәте тизлеге уртача, кискен түгел. Горизонталь, вертикаль һәм диагональләрне кисештереп, тыныч кына рәсем ясыйлар. Түгәрәкле, оваль һәм башка геометрик фигураларны ясап, линиянең юнәлешләрен һәм хәрәкәтләрен төрлеләндерәләр. Бер хәрәкәтне еш кабатламыйча, әйләнеш, элмәкле, 8-ле һәм геометрик формаларны төрләндерергә тырышалар. Чара ахырында, рәсемнең нинди булып килеп чыгуы турында уртак фикер алышу оештырылды.
Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучылар уңай энергия алды, кәеф күтәренкелеге сизделәр. Чарада 10 кеше катнашты.