“Юлдаш”та кышкы каникулны күңелле үткәрделәр

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты "Юлдаш"та  Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме уңаеннан  кышкы каникул дәвамында төрле чаралар үткәрелде.

Бәйрәм рухын куәтләп өлкән яшьтәге социаль  хезмәтләрдән файдаланучыларны котларга, мөселман һәм проваславия дине әһелләре дә килеп китте. Биредә тәрбияләнүчеләргә вәгазьләр укып, бүләкләр белән сөендерделәр.

Олыларның кәефен күтәреп, бәйрәм рухы өстәп “Ностальгия” вокаль-инструменталь ансамбле ретро-концерты булып узды. Алар башкарган җырлар, өлкәннәрнең күңеленә хуш килде, яшьлек елларын искә  алдылар. Раштуа бәйрәме алдыннан ел да үткәрелүче “Раштуа утырулары”  да биредә яшәүчеләрнең көтеп алган чарасы. Спорт белән мавыгучылар өчен “Джаколло”, “Шашка”, “Шахмат” өстәл уеннары бәйгесе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International