Кыш - балаларга күңел ачу өчен иң яхшы вакыт. Балалар кыш көне карда уйнарга, тоннель казырга, Кар бабай ясарга ярата.
Үзенчәлекле вакыт - кышкы каникул. Түбән Кама приютындагы балалар кышын урамда күңелле уеннар оештырырга ярата. Таудан чана шуалар, төрле уеннарда катнашалар.
Тәрбиячеләр саф һавада хәрәкәтчән уеннар һәм күңел ачу - балалар организмына чыныктыру өчен иң кулай чара, дип дәлилли. Балалар сәламәтлеге бик мөһим, икәнен искәртәләр.