Раштуа каникулы – ял һәм күңел ачу, табигатьтә йөрү өчен генә түгел, ә кинотеатрларда фильмнар карау өчен дә менә дигән чор.
Бүген Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өлкән төркем малайлар хәйрия нигезендә "Җәлил" кинотеатрында булды һәм "Мэри Поппинс әйләнеп кайта" дигән маҗаралы гаилә фильмы карадылар.
"Ял һәм каникул көннәрендә приют карамагындагы балаларның ялын оештыру тәрбия эшенең аерылгысыз өлеше булып тора. Кинога, театрга, циркка барганда, безнең балалар актив социализацияләнә. Алар хис-кичерешләр һәм аралашу белән баетыла", - дип уртаклашты өлкән төркем тәрбиячесе Анжелика Пушкова.