Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Хатирәләр терапиясы" технологиясе буенча эш алып барыла

2019 елның 7 гыйнвары, дүшәмбе

Бүгенге көндә өлкән кешеләр һәм инвалидлар белән эшләүнең күп төрле формалары бар, алар заманча энергияле тормыш алып баруда ярдәм итә.

Өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең тормыш ресурсларын куллану социаль ярдәмнең перспективалы ысулларының берсе булып тора, алар арасында истәлекләр дә зур әһәмияткә ия. Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Хатирәләр терапиясе" технологиясе социаль хезмәт күрсәтү буенча белгечнең эшендә бик уңышлы кулланыла.

2019 елның 5 гыйнварында социаль эш буенча белгеч Альбина Камалова социаль хезмәт алучылар белән "Хатирәләр терапиясе" технологиясе буенча "Яшьлегемнең Яңа ел бәйрәме" темасына дәрес үткәрде. Биредә яшәүчеләрнең хикәяләре шәхси фотоальбомнар, открыткалар карау белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International