"Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр Кыш бабайны каршы алды

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Әкияти бабай балалар бәйрәменә 64-нче номерлы коткару бүлегеннән янгын машинасына килде.

Бөгелмә районы "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Кыш бабайны үзләренең талантлары белән сөендерер өчен шигырьләр сөйләргә ашыкты. Аннан соң әкият кунагы җитезлек, чыдамлык һәм команда рухын үстерү җәһәтеннән спорт эстафетасы уздырды.

Очрашу ахырында Кыш бабай балаларны Яңа ел белән котлады һәм аларга өстәл уеннары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International