Түбән Кама приютында тәрбияләнүчеләр Раштуа бәйрәменә фәрештәләр ясады

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

"Христианнарның төп бәйрәмнәренең берсе булып, Пасхадан соң икенче булып 7 гыйнварда бәйрәм ителә торган Раштуа санала. Бу көнне искиткеч вакыйга – Гайсә Мәсих туган.", – дип сөйли балаларга Раштуа турында тәрбияче Анжелика Пушкова.

Балалар тыныч кына Раштуа турында сөйләүне тыңлады, әйтерсең лә тормыш турында тылсымлы әкият.

"Без сезнең белән хәзер күк фәрештә әзерләячәкбез. Сезнең хакта кайгыртучы фәрештәгез, авыр минутта сезнең янәшәгездә булачак һәм җир шатлыкларын бүлешәчәк", – дип тәкъдим итте балаларга А. Пушкова.

Зур мавыгу белән малайлар фәрештәләрнең ак күлмәкләрен кисте, аннары аларны ялтырый торган йолдызлар һәм көмеш серкә белән бизәде. Дәрес ахырында балалар үз эшләреннән күргәзмәсе оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International