"Балкыш" приютында интеллекталь-конкурс программасы оештырылды

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Эрудиты" интеллектуаль түгәрәге актив эшли.

"Һәр илдә яңа ел очрашуларының милли традицияләре бар. Алар барысы да күңелле, кайвакыт алар арасында гадәти булмаган һәм шактый экзотиклары очрый. Без бүген дәрестә "Эрудиты" түгәрәгендә Яңа ел дөньяның төрле илләрендә ничек узуын аңларга тырышабыз", – дип башлады интеллектуаль-конкурс программасын приют тәрбиячесе Ираида Мадиярова.

Балалар төрле халыкларның бәйрәмне ничек каршы алулары турында бик күп кызыклы мәгълүмат белде. Мәсәлән, Финляндиядә Яңа елны, икенче Раштуа кебек билгеләп үтәләр.  Болгариядә Яңа ел өстәле артында бик күп җырлыйлар, Япониядә бәхетне тагын да артыру өчен тырмалар сатып алалар.

Кайбер традицияләр балаларга ошады, алар Испаниядәге кебек көч сынашырга карар иттеләр. Испаниядә, курантар тавышы яңгыраганда, 12 виноград җиләген ашап өлгерергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International