"Балкыш"та бәйрәм чаралары узды

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Түбән Каман "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр кышкы каникулда эшсез утырмый: тимераякта шуалар, кар бабайлар ясый, буяулар һәм бармак белән рәсем ясый, кинога йөри һәм  шәһәр ял һәм күңел ачу паркында ял итәләр.

Тыныч Раштуа кичәсендә урта төркем малайлары нәни тылсымчы булды. "Раштуа - иң төп бәйрәмнәрнең берсе. Күп кенә европа илләрендә бу гаилә бәйрәме. Һәр җирдә чыршыда утлар, шәмнәр, лампочкалар кабына", – дип сөйли балаларга бәйрәм турында тәрбияче Анжелика Пушкова.

Приют карамагындагы балалар үзләренең кечкенә генә, әмма тату гаиләсе белән кечкенә могҗиза – Раштуа кунакларын: ябалак, куян һәм Кар бабай ясарга карар кылды. Балалар озак һәм тырышып эшләделәр. Кул эшләнмәләрен кәгазьдән һәм картон кулланып кәгазьдә ясадылар. Өлкән балалар нәниләргә ярдәм итте.

"Балалар белән Раштуа тарихы темасына әңгәмә алып барганда, без баланың танып-белү кызыксынуларын киңәйтәбез, христиан традицияләренә игътибар итәбез һәм халкыбызның иҗади мирасына мәхәббәт тәрбиялибез», – диде Анжелика Пушкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International