6 гыйнвар көнне Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячеләре Ләлә Әһлиуллина һәм Лилия Кручинина балалар өчен яңа ел чыршысына экскурсия оештырды.
Балаларга Яңа ел уенчыклары һәм чыршы тарихы турында сөйләделәр. Балалар "Шинник" спорт комплексында чыршы бәйрәмендә булды. Анда алар Кыш бабай да, Кар кызы да, Яңа елның төп символы – боз кабаны да күрде. Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады, җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде һәм тирә-юньдәгеләрне бәйрәм белән котлады.
Экскурсиядә йөрү - мавыктыргыч. Бер яктан, балалар тирә-юньне танып белергә өйрәнә, икенче яктан яңа тәэсирләр белән баета.