Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 27 нче декабрь көнне "Эш бирүчеләр клубы" утырышы уздырды.
Утырышны мәшгульлек үзәге директоры урынбасары Э.Хуҗиева ачты. Ул эш бирүчеләргә хезмәт базарындагы вәзгыять, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе, мәшгульлек үзәге тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре турында сөйләде. Шулай ук спикер Яр Чаллы шәһәрендә эшсезлек дәрәҗәсе түбән булуын күрсәтте, һөнәри белем бирү һәм һөнәри профориентация программалары турында бәян итте.
Клуб утырышын пенсия хокукларын бәяләү бүлеге башлыгы урынбасары А.Клоповский дәвам итте. Ул пенсия законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләде, пенсия балларының ничек исәпләнүе турында мәгълүмат җиткерде.
Клуб эше мәшгульлек үзәге директоры урынбасары чыгышы белән тәмамланды. Э.Хуҗиева пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү турында искәртте, диспансеризация узганда өстәмә көннәр турында ассызыклап узды.
Эш бирүчеләр үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алды.