Үз эшенең чын осталары булган социаль хезмәткәр Әлмәт муниципаль районындагы "Опека"х алыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт куя.
Социаль хезмәткәр Зөһрә Галиәкбәрова адресына, үзн хезмәт күрсәткән гражданнардан бик күп рәхмәт хатлары килә. Ялгыз гражданнарга хезмәт күрсәткән Зөһрә Хәсән кызы бары тик уңай бәяләмәләргә генә лаек булды. Тынгысыз хезмәте, йортка шатлык китергәне өчен кешеләр аңа рәхмәт әйтә. Максатчанлык һәм энергия, зур үҗәтлек, инициативалык аның менә дигән сыйфатлары.
Мәгариф хезмәткәре булып эшләгән Зөһрә Галиәкбәрова халыкка социаль хезмәт күрсәтү эшчәнлегендә үзенең тырышлыгына ихтирамлы урын тапты.
Яңа ел алдыннан Зөһрә Хәсән кызы адресына җылы эчтәлекле, зур ихтирам хисләре белән язылган чираттагы рәхмәт хаты килде.