Казанның Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә балаларга белгечләре, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлеге һәм “Казан төзелеш,архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт алуда торган гаиләләр өчен бәйрәм оештырды.
Бәйрәмдәге барлык катнашучыларны “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ольга Воронова сәламләде, “Бердәм Россия” депутатлар фракциясеннән балаларга баллы бүләкләр тапшырды.
Волонтерлар гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре белән берлектә “Яңа ел әкияте” интерактив спектакль куйды. Бәйрәмгә килгән балалар әкият геройлары белән бергә шигырьләр сөйләдетабышмаклар отты, биеде һәм биремнәр башкарды.
Бәйрәм күңелле узды, ди проект авторлары.