27 декабрьдә Яңа ел бәйрәме алдыннан Питрәч авылының "Шатлык" приютына Зөфәр Гәрәфиев җитәкчелегендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча идарәсе хезмәткәрләре килде.
Полиция хезмәткәрләре Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнарында балаларны котлады. Яңа ел бүләкләре тапшырдылар, балаларга нык сәламәтлек, бәхет һәм теләкләрнең тормышка ашуын теләделәр. Балалар үз чиратында шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады һәм биеделәр. Чарада бәйрәм атмосферасы, тылсымлылык, яхшы кәеф хөкем сөрде!
Яңа елга кадәр бер ай кала Яңа Чишмә интернат – йортында Яңа елга әзерлек башланды. Йортны Яңа ел мишурасы белән бизәделәр, чыршы куйдылар, ишек алдында кар сыннары ясалды, төрле төстәге гирляндалар эленде. Интернатта яшәүчеләр үз бүлмәләрен дә Яңа елга бизәргә тырыштылар.
Ә 26 декабрь көнне өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен Яңа ел чыршысы үткәрде. Бу әкият персонажлары белән чын Яңа ел тамашасы иде. Чын артистлар кебек коллектив өлкәннәр һәм инвалидлар өчен чын күңелдән уйнадылар. Монда Убырлы карчыклар да, явыз аю да, төп геройлар - Кар кызы һәм Кыш бабай да бар иде. Котлаулар күңелле һәм кызыклы уеннар, җырлар, шигырьләр, әйлән-бәйлән белән үрелеп барды. Пешекчеләр бу көнне бәйрәм табыны әзерләде. Бер-берсе белән аралашудан барысы да күңел күтәренкелеге алды һәм онытмаулары, хәтерләүләре өчен рәхмәтле булды.
Шушы көннәрдә Баулы районы "Шәфкатьлек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Яңа ел утлары әкияткә чакыра" дигән социаль-анимацион чара узды. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре бәйрәм үткәрде.
Тамаша башыннан алып әкият геройлары балаларны тылсымлы әкият дөньясына алды. Балалар бәйрәм атмосферасында, кызыклы конкурсларда катнашты. Кыш бабай барлыкка килү белән чыршы тирәли җырлар һәм биюләр, әйлән-бәйлән белән чын бәйрәм башланды. Соңыннан һәр балага бүләкләр таратылды.