Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония”үзәге социаль хезмәткәрләре өчен “Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе “ программасының чираттагы курсы тәмамланды.
Социаль хезмәткәрләр авыру хәлдәге өлкәннәргә ничек итеп дөрес медицина ярдәме күрсәтергә, манипуляция башкарырга, каты авырулардан өзлегүләрне кисәтергә өйрәнде. Өлкәннәрнең тормыш эшчәнлеге дөрес барсын һәм организмны энергия белән тәэмин итәр өчен дөрес туклану буенча күнекмәләр алдылар.
Дүрт ай әлеге технологияне гамәлгә ашыру вакытында 12 социаль хезмәткәр өчен барысы 32 дәрес оештырылды.
Алынган белем социаль хезмәткәрләр өчен өлкәннәр белән эшләгәндә зур ярдәм һәм гамәли хәзинә булып торачак.
2019 нчы елга программада катнашырга теләк белдерүчеләр өчен яңа төркем туплау турында игълан ителде.