Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тылсымчылар делегациясе булып китте.
7-нче гимназия укучылары, залны күңел ачу, җыр, бию, акробатик номерлар белән тулыландырып, бәйрәм атмосферасын бүләк итте.
4нче урта мәктәп укучылары да "Морозко" әкиятен сәхнәләштереп, балаларга уенчыклар һәм канцтоварлар тапшырды.
"Десантчылар берлеге" төбәкара иҗтимагый оешмасы бүлеге җинаятьчеләрне эзләү ветераннары белән берлектә яшүсмерләргә "Мадагаскар" фильмына кинотеатрга билетлар бүләк итте, ә иң кечкенә тәрбияләнүчеләргә өстәл уеннары тапшырылды.
Юл хәрәкәте иминлеге дирекциясенең Бөгелмә филиалы башлыгыгы Татьяна Баянова һәм ЮХИДИ хезмәткәре Гөлнара Гыйбадуллина балаларга имин каникул теләде. Юл йөрү кагыйдәләре турында искә төшерде һәм балаларга акыллы уеннар тапшырды.
"Ялкын" ның иң кечкенә балалары өчен Яшьләр сарае коллективы "Нәрсә ул Яңа ел?" театраль постановкасын тәкъдим итте.
"Көмеш яшьтәге" волонтер Галина Щербакова балаларга җылы кием бәйләү буенча мастер-класс үткәрде, шулай ук "Сугроб" Яңа ел салатының фирма рецепты белән уртаклашты.
Апасның "Таң" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә Яңа ел алдыннан "Полиция Кыш бабае" дигән акция узды.
Котлауларны балалар гына түгел, өлкәннәр дә кабул итә. Әйтик, Кукмара ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе Валентин Иванов Кукмара районында яшәүче 21 Бөек Ватан сугышы ветеранын сөендерергә карар иткән. Ветераннар Советына ярдәмгә "Тылсым " комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре килде.
Бүген Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның Яңа ел котлауларын оештырды. Чарага мәктәп укучылары кушылды – алар үз куллары белән Яңа Ел открыткалары ясады.