Яр Чаллы һәм Менделеевскта вакансияләр ярминкәсе узды

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "КАМАЗ" мәдәният сараенда мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.

Чарада 13 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты.Эш бирүчеләр тарафыннан 66 вакансия тәкъдим ителде.

Килүчеләр игътибарына шәһәрнең мәшгульлек хезмәтенең вакансияләр банкы тәкъдим ителде, анда 4700 дән артык эш урыны исәпләнә.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре хезмәт законнары, һөнәри белем бирү һәм эшсез гражданнарны махсус программалар буенча эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча консультация бирде.

Эш бирүчеләргә дискриминацион характердагы чикләүләр булган мәгълүматны таратуны тыю турында буклетлар тапшырылды.

Ярминкәгә 107 кеше килде, шуларның 50се – мөмкинлекләре чикләнгән. Чара нәтиҗәләре буенча катнашучы предприятиеләрнең вакантлы урыннарына эшкә урнашу өчен 5 юнәлеш бирелде.

Шулай ук бүген Менделеевск районында яшәүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды.

Килүчеләргә 100 дән артык вакансия тәкъдим иттеләр, алар арасында электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча аппаратчылар, химик анализ лаборантлары, тегү җиһазлары операторлары, электр, газ белән эретеп ябыштыручы, полицейскийлар, инспекторлар бар.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен эш урыннары җыештыручылар, химик анализ лаборантлар, электромонтерлар вакансияләр тәкъдим иттеләр.

Чарада барлыгы 34 кеше катнашты, аларның күбесе – хатын-кызлар. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча эшкә урнашуга 8 юнәлеш бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International