Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 5 нче декабрендә Балтачның “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Бергә күңеллерәк" клубының чираттагы чарасы булып узды.
“Наз” үзәгенең белгечләре Альмира Газизова һәм Лилия Зарипова “Волонтер” үзәге активисты белән берлектә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга “Яхшылык безнең әйләнә-тирәбездә” дип исемләнгән чара үткәрде.
Балалар башта үзләренең психологик халәтләрен яхшыртты, массаж туплар ярдәмендә кулларын җылыттылар. Әлеге күнегүләрдән соң, алар якынлашып килүче Яңа ел бәйрәменә открыткалар ясады һәм сенсор бүлмәсендә релаксация узды. Бу балаларга үзләренең эчке потенциалын ачарга, сәләтләрен күрсәтергә һәм уңай эмоцияләр белән кайтып китәргә ярдәм итте.