Яңа ел үзенчәлекле, якты бәйрәм. Һәр бала дулкынлану белән Кыш Бабай килүен һәм Яңа ел бүләге көтә.
25 нче декабрь көнне Биектау районының "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа ел бәйрәме оештырылды. Кечкенә тамашачылар "Өмет " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре белән күңел ачты.
Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык, Карбөртеге белән бергә җырлар башкардылар, әйлән-бәйлән уйнадылар һәм дулкынланып шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм, балалар үз хатларында Кыш бабайдан сораган Яңа ел бүләкләре тапшыру белән тәмамланды. Кыш бабай балалар сораган бүләкләрнең барысын да алып килгән иде.