25 декабрь көнне, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, Кама Тамагы районы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре "Яңа ел уенчыклары тарихы" дигән чара уздырды.
Дәрес барышында социаль хезмәтләр алучылар Яңа ел уенчыкларын әзерләүдә актив катнашты, барысы бергә чыршы бизәде. Оештыручылар сөйләвеннән алар баштан ук чыршы уенчыклары сыйфатында фольга яки матур кәгазьгә төрелгән конфетлар, печенье, шулай ук алма, чикләвек, шәмнәр кулланылуын белделәр. Йортта табылган тәм-томнар һәм бизәнү әйберләре чыршыда эленде, аннары балаларга бирелде.