Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар катнашында “Яңа ел килә, яңа ел” дигән күңел ачу кичәсе үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның сәләтләрен күрсәтү, бәйрәм атмосферасын булдыру һәм мәдәни ялны оештыру иде.
Бәйрәм залын бизәгәндә социаль хезмәт алучыларның кәгазьдән ясалган кул эшләнмәләре – “Кар бөртекләре” кулланылды.
Яңа ел кичәсе ике өлештән торды. Катнашучылар узып баручы елга йомгак ясады, үзләренең уңышларын билгеләп үтте, күңелсез вакыйгалар белән көрәшү һәм тискәре хисләрне җиңү юлларын ачыклады. Яңа елда гамәли теләкләрне тормышка ашыру һәм куелган максатларга ирешү юлларына тукталдылар. Социаль хезмәт алучыларның башкарган җырлары, шигырьләре, биюләре һәм кичәдә оештырылган уеннар бәйрәмгә ямь өстәде. Менә шулай күңелле һәм җитди итеп Иске елны озаттылар.
Чараның икенче өлешендә кунаклар Кыш бабай белән Кар кызын каршы алды һәм бергәләп чыршы янында җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм кичәсенең сюрпризы - Кыш Бабай лотереясы уйнату булды.
Барлык катнашучылар да социаль хезмәттәшлектән уңай тәҗрибә алды. Алар музыка иҗатының төрле жанрлары, интеллектуаль, юморлы уеннар аша үзләренең сәләтләрен күрсәтү ихтыяҗларын канәгатьләндерделәр.
Чарада 49 кеше катнашты.