Яр Чаллы комплекс үзәгендә "7Я" һәм "Акуна Матата" клублары дәресе узды

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Яр Чаллының "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен "7Я" һәм "Акуна Матата" клубларының берләштерелгән дәресе узды.

Яңа ел бәйрәме алдыннан психолог Гөлшат Николаева һәм Наталья Маркина тарафыннан "Яңа ел серпантин" дигән мастер-класс үткәрелде. Балигъ булмаган балалар һәм аларның әти-әниләре тестопластика техникасында Яңа ел бизәү әйберләре ясады.

"7Я" клубында узган дәресләрдә без ата-аналарга балачакка күз салырга, әти-әниләре белән аралашканда кичергән хисләрне искә төшерергә тырышабыз", - ди психолог Гөлшат Николаева. Белгеч сүзләренә караганда, бу өлкәннәргә үз балаларын аңларга, алар белән аралашуда үз гамәлләренә бәя бирергә, гаиләдә үз-үзләрен төзәтергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International