Спаста полиция майоры белән әңгәмә үтте

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Бүген,  24 нче декабрендә, Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортына җәмәгать тәртибен саклау бүлеге җитәкчесе полиция майоры Шеронов Дмитрий Николаевич чакырылган иде.

Полиция майоры интернатта яшәүчеләр белән “Антитеррордан саклану” темасына әңгәмә үткәрде. Полиция майоры Шеронов шартлаткыч җайланмага тап булганда нәрсә эшләргә, теракт куркынычы очрагында нишләргә кирәклеген, өлкәннәргә шартлаткыч җайланмаларның билгеләре турында сөйләде. Дмитрий Николаевич шулай ук  интернат-йортта яшәүчеләргә “Административ хокук бозулар (җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр эчү, тәмәке тарту һәм вак хулиганлык, мыскыллау)  өчен җаваплылыкка тарту турында”, КоАП.РФ ның 20.21 маддәсе хакында сөйләде. Интернатта яшәүчеләр бик күп файдалы мәгълүмат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International