Азнакайда укучылар үзләренең бизнес-проектларын яклады

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Бүген Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә өлкән сыйныф укучылары - "Бизнес нигезләре" программасын тыңлаучыларның һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәри әзерлек нигезләрен үз эченә алган бизнес-проектларын ачык яклау чарасы узды.

Укучыларның эшләрен “ТИСБИ” Идарә университеты директоры Н.Доронина, "ЦПК-Татнефть" ЧОУ ДПО Азнакай филиалы директоры  Ю.Понамарев,  Азнакай муниципаль районы  мәгариф идарәсе    башлыгы урынбасары  А. Рәүпова, Азнакай шәһәренең 7 нче урта мәктәбе директоры З.Гыйләҗева, Азнакай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Л. Гарәфиева бәяләде.

Әлеге курсларда укытуның төп максаты бизнес фикерләүне үстерү, мәктәп укучыларына эшкуарлык өлкәсендә өстәмә белем, күнекмәләр һәм мотивацияләр алу, социаль активлыкны үстерү, хәзерге җәмгыятьтә уңышлы эшкуарлык эшчәнлеге өчен кирәкле күп яклы аралашу күнекмәләрен һәм сыйфатларны алу. 

Курсларда быел гомуми белем бирү мәктәпләренең 20 өлкән сыйныф укучысы катнашты.

Яклауга 12 төрле проект тәкъдим ителде. Бизнес-идеяләр буларак, балалар автомобильләрне ремонтлау, юридик хезмәтләр күрсәтү, мөмкинлекләре чикләнгән балалар биюләрен укыту үзәге булдыру һ. б. юнәлешләр сайлаган.

Барлык катнашучылар да проектларны яклауны һәм курсларда катнашуын раслаучы сертификатлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International