Апас муниципаль районы "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары "Самоделка" клубы кысаларында Яңа ел уенчыклары һәм Кар бөртекләре ясау буенча дәрес уздырды.
Чараның максаты балигъ булмаган балаларда конструкторлык эшчәнлеген, фантазияне һәм иҗади индивидуальлекне үстерү.
Әлеге чарада күп балалы, аз керемле гаиләләрдәге балалар һәм социаль хезмәт алучылар катнашты.