Министры урынбасары Юлия Әбдриева бөгелмәлеләрне кабул итте

2018 елның 21 декабре, җомга

20 декабрь көнне Бөгелмә шәһәре хакимият бинасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкның мәшгульлеге һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Ивановна Әбдриева шәхси сораулар белән мөрәҗәгать иткән бөгелмәлеләрне кабул итте.

Җитәкченең кабул итүен үтенеп, 3 гражданин мөрәҗәгать итте. Аларның сораулары халыкны социаль яклау һәм мәшгульлек үзәге эшчәнлекләренең төрле өлкәләренә кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгатьләр һәм сораулар буенча да гражданнарга тәфсилле җаваплар һәм җентекле аңлатмалар, киңәш һәм рекомендацияләр бирелде. Кайбер сораулар тикшерү һәм чара күрү өчен тиешле службаларга җибәрелде, шулай ук Юлия Ивановна Әбдриеваның шәхсән контроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International