"Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясе оештырылды.
Балалар кош ашханәләрен җиһазладылар: җимлекләр ясап, аларны агачларга элде. Балалар белән кыш көне кошларга ничек ярдәм итәргә мөмкин булуы турында әңгәмәләр үткәрелде. Шулай ук балалар кышлаучы кошларның күптөрлелеге турында белде, кошларны аларның үзенчәлекләре буенча аерырга өйрәнделәр.
Кыш көне кошларның яшәү рәвешен һәм тәртибен өйрәнеп, балалар түбәндәге нәтиҗә ясады: әгәр дә даими рәвештә кышлаучы кошларны ашатсаң һәм шул рәвешле аларга салкын чор кичерергә булышсаң, аларның санын саклап калырга мөмкин.