"Мәктәп укучысы мәшгульлек үзәгенә килә алмаса, димәк, мәшгульлек үзәге үзе киләчәк, - “Мобиль офис”тагы беренче сәяхәтен профконсультант Эльвира Степанова шулай тасвирлый.
"PROFF-навигатор" проекты кысаларында ул Сарсаз-Баграж авыл мәктәбендә 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен “Яңа заман – яңа һөнәрләр” чарасын уздырды.
“Шәһәр мәктәпләренә халык мәшгульлеге үзәгенә килеп, һөнәри юнәлешен ачыклау өчен тест узу яки шәһәрдәге предприятиегә бару кыенлык тудырмый, ә менә авыл мәктәпләре өчен бу авыррак. “Мобиль офис” ярдәмендә районның иң ерак торак пунктларына барып җитеп була”, - дип билгеләп уза Эльвира Степанова.
Быел “Мобиль офис” Зәй районы торак пунктларына 21 тапкыр чыкты. Соңгы өч айда гына мәшгульлек хезмәте белгечләре “Мобиль офис”та Зәй шәһәрендә яшәүче социаль куркыныч хәлдәге 13 гаиләгә барды. Аларга районның хезмәт базары турында сөйләделәр, дәүләт хезмәтләре белән таныштырдылар.
“Социаль-икътисадый өлкәдәге үзгәрешләр мәшгульлек хезмәте органнары эшчәнлегенә дә йогынты ясый”, - дип ассызыклый Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры Екатерина Андреева.
Әлеге ярдәмне быел дүрт йөзгә якын Зәй районы халкы алды.
Белешмә өчен: Мәшгульлек хезмәтенең “Мобиль офис”ы махсус җайлаштырылган Фиат Дукато автомобиле базасында эшли. Ул ноутбук, клиентлар өчен өстәмә мониторлар һәм принтер белән җиһазландырылган. Ноутбукларга мәшгульлек хезмәте тарафыннан кулланылучы махсус программа куелган.