23 декабрьдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшләүче хезмәткәрләренең балалары өчен яңа ел бәйрәме үткәрелде.
Балаларны котларга Кыш бабай белән Кар кызы килде, малайлар һәм кызларга Баба Яга белән Шүрәле, Бармалей, Атаман, Король белән Принцесса, шулай ук башка әкият персонажлары күңелле бәйрәм ясады.
Балалар рәхәтләнеп җырлады һәм матур яшел чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадыр, Кыш бабайга шигырьләр сөйләде. Бәйрәм ахырында һәр бала татлы Яңа ел бүләге алды.
Әлеге бәйрәм профессиональ артистлар һәм сценаристларны җәлеп итмичә мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре көче белән оештырылды. Балалар өчен Яңа ел иртәсен үткәрү алдан ук ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсе белән килешенеп эшләнде.