"Алтын көз" үзәгендә Кыш бабайга хат яздылар

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Лаеш районының "Алтын көз" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлегендә Яңа елга әзерлек күптән башланды. Үзәк белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар белән бергә Кыш бабайга хат язды.

Шушы көннәрдә балаларга кышкы тылсымчы белән Кар кызы килде. "Мәрхәмәтле тылсымчы бул-2018" хәйрия акциясе кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге, Казан инновацион университетының волонтерлар оешмасы белгечләре белән бергә хәйрия акциясе уздырылды.

Чара барышында волонтерлар 35 гаиләдә булды, аларда 72 бала яши.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International