Яңа ел балалар өчен ниндидер могҗиза, ниндидер тылсымлы һәм шатлыклы вакыйгалар белән күзаллана.
Һәр баланың бәйрәм хисен тоюы бик мөһим. Шуңа күрә Яңа ел алдыннан, Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тормыш мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел тамашасы узды.
Учреждение белгечләре балалар өчен Клоун, Кар бабай, Убыр һәм, әлбәттә, яңа елның төп геройлары – Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында чын Яңа ел әкияте әзерләде. Балалар бик теләп Яңа ел җырларын башкарды, шигырьләр укыды, әйлән-бәйлән уйнады, шулай ук төрле конкурсларда актив катнашты.
Бәйрәм торт һәм җиләк-җимешләр белән чәй өстәле артында тәмамланды.
Социаль яклау бүлеге һәм “Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге администрациясе Кыш бабай капчыгы һәм татлы ризыклар өчен РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинга һәм "Бердәм Россия" партиясенең Зәй бүлегенә зур рәхмәтен белдерә.